Шәхси балалар бакчасына йөрү сабыйга нәрсәсе белән куркыныч?
Август аенда башкаланың Константиновка бистәсендә урнашкан шәхси бакчада янгын чыкканнан соң, әти-әниләрнең тынычлыгы югалды. Акчасын түләрсең дә, тик бәла-каза була калса, сабыйларның иминлеге өчен кем җавап бирер? Балаңны илтеп тапшырганчы, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.